Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары 92 тонна макулатура җыйганнар

2021 елда район укучылары 92 тоннадан күбрәк макулатура һәм 20 тонна пластик җыйганнар. Район мәктәпләрендә белем алучы 2217 укучыга  бүлеп исәпләгәндә  бер балага уртача 41 килограмм макулатура һәм 9 килограмм пластик туры килә.

Шул рәвешле укучылар әйләнә-тирәне чүп-чардан арындырганнар һәм мәктәпләрнең бюджетын баетканнар. Макулатура сатып – 200 мең, пластик тапшырып 54 мең сум керем алынган.

Икенчел чимал җыюда Лагерка мәктәбе укучылары аеруча тырышып эшләгән. Биредә укучы 16 бала 1340 килограмм макулатура һәм  389 килограмм пластик җыйганнар. Бер укучы исәбендә уртача 83,7 килограмм – макулатура, 20,5 килограмм - пластик. Югары Кармалка мәктәбе укучылары күрсәткече - 1251 килограмм макулатура. Пластик җыюда алар – беренче, 15 укучы аны 400 килограмм чамасы туплаган. Димәк, бу авылларның урамнары, тирә-юне нык чистарган.

Беренче санлы Чирмешән мәктәбе укучылары ел буена 26 тоннадан күбрәк макулатура саткан, ә Түбән Кәминкә мәктәбе укучылары пластик җыюда өлгерлек күрсәткәннәр – 500 килограмга якын ук тупланган бу чимал.

Ә менә Чирмешән аграр техникумы студентларына, икенче санлы Чирмешән, Кара Чишмә, Иске Элмәле мәктәпләре укучыларына алда атап үтелгән мәктәпләр укучыларына тигезләшер өчен нык тырышырга кирәк.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев