Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә белем алган өч укучы кабат сынау бирәчәк

Вакытыннан алда бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру вакыты 20 марттан 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта безнең районның да үткән еллардагы  өч чыгарылыш класс укучысы кабат сынала.

Республикада ике (Казанда һәм Яр Чаллыда) имтихан кабул итү пункты эшли. Безнең укучылар имтиханнарны Яр Чаллыда тапшырачак.

Өч укучы да Чирмешән мәктәпләреннән: берсе -  математиканы профиль дәрәҗәдә, икенчесе – инглиз теле (телдән һәм язма) һәм рус әдәбиятыннан, тагын бер якташыбыз химия һәм биологиядән имтихан тотачак.

Ә бердәм дәүләт имтиханнарының төп өлеше 27 майда башлана, соңгы имтихан – 1 июльдә.

фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X