Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы хуҗалыклары көзге чәчү өчен мәйданнар әзерли

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичәге көнгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында 39422 гектар мәйдандагы бөртеклеләрнең 7546 гектарыннан уңыш җыеп алынды, тиешленең 19 проценты. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 38,8 центнер.

Уракта “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте иң өлгере. Әлеге хуҗалык игенчеләре  3300 гектарда чәчелгән бөртеклеләрнең  28 процент мәйданыннан уңышны суктырып алды. “БИО-АГРО”да башкарылган әлеге эш күләме - 24, ”Әккәрәй”дә - 19, “Сөлчә”дә – 18, “Ильхан” хуҗалыгында 15 процент тәшкил итә.

– Уңыш сөендерерлек быел, мисал өчен,  “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә көзге бодай гектарыннан уртача 55 центнер ук чыкты. “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында – 53,7 , “БИО-АГРО” да 49,9 центнер, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин.

 Ильяс Нәгыймулла улы әйтүенчә, бүген хуҗалыклардан уракта катнашырга тиешле 87 комбайн да кырга чыккан, ындыр табакларында эш оештырылган. Тик кайбер хуҗалыкларда уңышны урнаштыру, саклау проблемасы туарга мөмкин, чөнки ашлыкны сатып алу бәясе әлегә түбән, хуҗалыклар аны сатарга ашыкмый, складлар бушамый. Җирләре күп булмаган кечкенә хуҗалыклар уңышны җыеп алырга комбайн көтәргә мәҗбүр. 

– Хәзер һәр көн бик кадерле.  Игеннәрне вакытында җыеп алу зарур: яңгырга китүе бар, кичкә таба суыта, чык төшә башлый, - ди белгеч.


Район хуҗалыкларында 12500 гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. Бу эшне дә озакка сузмаска өндиләр.

– 15–25 августта арыш белән бодайны чәчеп кую шарт. Уҗымнарга  кояш нурын күреп, кышка керер алдыннан ныгып өлгерергә кирәк, алдынгы хуҗалыклар бу көннәрдә чәчү өчен җир мәйданнары әзерли, - ди Ильяс Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев