Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы халкы торак-коммуналь түләүләр өчен бер миллион 200 мең сум тиеш

Районы халкының торак-коммуналь түләүләр буенча бурычы бер миллион 200 мең сумнан да артып киткән. Ел башына бу хезмәтләр өчен бер миллион 400 мең сум тирәсе бурычлы булганнар.

Иң зур бурыч – каты көнкүреш калдыклары өчен – 649 мең сум. Су өчен халык 275 мең сум тиеш, торак милекчеләре ширкәтенә бурыч - 280 мең сум.

Иң күп Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләр өлеше, алар барлык хезмәтләр өчен 967 мең сум тиеш, шуның 435 мең сумы - каты көнкүреш калдыклары чыгарган өчен, 251 мең сумы  - чиста су өчен, 280 мең сумы – торак милекчеләре ширкәте хезмәтләренә. Дөрес, бу авыл җирлегенең бурычлары бераз кимегән, ел башында ул бер миллион сумнан да артыграк булган.

“Татэнергосбыт” җәмгыятеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Лашман авыл җирлеге халкы әлеге хезмәтләр өчен 40 мең сум тиеш, бәркәтәлеләрнең бурычлары – 33 мең сум, түбәнкармалкалыларның - 31 мең сумнан артыграк. Ел башы белән чагыштырганда, аларда да, бурычлар бераз кимегән.

Ә менә Ивашкино, Кармыш, Мордва Афонькәсе, Яңа Элмәле, Шешмика авыл җирлекләрендә бик төгәл халык яши, алар бурычлы булырга яратмый, торак-коммуналь хезмәтләр өчен аен-айга түләп баралар.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X