Чирмешән районы бакчаларыннан 179 бала мәктәпкә укырга китә
Безнең районда

Чирмешән районы бакчаларыннан 179 бала мәктәпкә укырга китә

Май ахырында балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре узачак. Быел районда 179 сабый бакча белән хушлаша, ягъни алар 1 сентябрьдән парта артына утырачаклар.

Иң зур чыгарылыш «Ромашка» балалар бакчасында - аннан - 30, «Чишмәкәй»дән – 20, “Әкият”тән - 16, Ивашкино балалар бакчасыннан – 9, Лашман бакчасыннан 8 сабый мәктәпкә китәчәк. Утыз Имән авылындагы балалар бакчасында быел чыгарылыш кичәсе булмый. Башка авылларда да алар, нигездә, 1-2 бала өчен генә оештырылачак.

Фото архивтан


Нет комментариев