Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Кара Чишмә мәдәният йортында ремонт бара

Кара Чишмә мәдәният йортында ремонт бара. Барын да яңарталар, уңайлы, матур итәләр. Бинаның түбәсен чыдам, матур калай белән япканнар, тышкы як ишекне, тәрәзәләрне яңартканнар. Инде эчке якта эшлиләр. Түбән һәм идәннәр, җылылык, электр, су челтәрләре дә алмаштырылачак икән. -Әлеге эшләргә нефтьчеләр биргән 4,6 миллион сум акча тотылачак, - ди Түбән...

Кара Чишмә мәдәният йортында ремонт бара. Барын да яңарталар, уңайлы, матур итәләр.

Бинаның түбәсен чыдам, матур калай белән япканнар, тышкы як ишекне, тәрәзәләрне яңартканнар. Инде эчке якта эшлиләр. Түбән һәм идәннәр, җылылык, электр, су челтәрләре дә алмаштырылачак икән.

-Әлеге эшләргә нефтьчеләр биргән 4,6 миллион сум акча тотылачак, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.

Моннан тыш бина тирәсе дә төзекләндереләчәк. Территориягә 50 машина тирәсе туфрак кайтарганнар. Хәзер стеналары сайдинг белән тышланучы Түбән Кәминкә мәдәният йорты территориясенә, ике авылда да мәктәпләр бакчаларына, тирә-юньгә барысы 370 машина туфрак кайтарганнар. Моны җирлек Советы оештырган, транспортлы егетләр булышкан.

Безнең сайтта укыгыз:

«Иремне үзем күтәреп реанимациягә алып мендем, табиблар булышмады» [булган хәл]

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең районда ремонт бара Кара Чишмә мәдәният йортында Чирмешән районның

2
X