Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район судында - яңа рәис

Чирмешән район судын Рәиф Сәйфетдинов җитәкли башлады. Элеккеге рәис - Виталий Токтаровка, башкарган эшләрен югары бәяләп, рәхмәт сүзләре ирештерделәр. - Чирмешән район суды коллективы һәрвакыт үз эшен тыныч һәм җаваплы башкара. Монда элек эшләгән рәис Виталий Иванович Токтаровның да өлеше зур, аңа башкарган хезмәте өчен рәхмәт,- диде яңа рәисне тәкъдим...

Чирмешән район судын Рәиф Сәйфетдинов җитәкли башлады. Элеккеге рәис - Виталий Токтаровка, башкарган эшләрен югары бәяләп, рәхмәт сүзләре ирештерделәр.

- Чирмешән район суды коллективы һәрвакыт үз эшен тыныч һәм җаваплы башкара. Монда элек эшләгән рәис Виталий Иванович Токтаровның да өлеше зур, аңа башкарган хезмәте өчен рәхмәт,- диде яңа рәисне тәкъдим итү чарасына килгән Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев. Һәм ул Виталий Токтаровка Татарстан Республикасында суд департаменты идарәсе начальнигы һәм Югары Суд рәисе исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.
Виталий Токтаров район суды рәисе вазыйфаларын 1999нчы елдан бирле башкарган, ә юридик һөнәре буенча гомуми хезмәт стажы 36 елдан артык.
Татарстан Республикасында суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов та бүгенге чарада Виталий Ивановичка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, яңа рәискә эшендә уңышлар теләделәр.
Рәиф Сәйфетдинов 1968нче елны Әмир авылында туган. Югары белемле. Моңа кадәр Яңа Чишмә район судында федераль судья булып эшләгән.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined