Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район Советы депутатлары балалар ялын оештыру турында сөйләштеләр

Быел, җәйге каникул вакытында, райондагы “Кояшлы” ял лагеренда, дүрт смена оештырылып, 189 бала сәламәтлеген ныгытачак.

Мәктәпләр каршындагы 16 ял һәм хезмәт лагеры бу атнада ук ачылды, аларда тулаем 485 бала ял итә.

“Кояшлы”да беренче смена киләсе атнада ачыла, биредә 57 малай һәм кыз өчен бөтен шартлар булдырылган: корпуслар төзек, тукландыру, иминлек чаралары, кадрлар, сак хезмәте, санитар таләпләрнең үтәлеше буенча проблемалар юк, бар да документлаштырылган, килештерелгән, рөхсәт алынган.

Муниципаль район Советының егерменче утырышында каралган төп мәсьәлә шул хакта иде. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре секторы мөдире Җәүдәт Мотыйгуллин һәм башка чыгыш ясаучылар 2022 елда балалар һәм яшүсмерләр ялын, савыктыруны, мәшгульлекне оештыру турында сөйләделәр. Утырышны алып баручы – муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин барын да таләпләр кушканча башкару, каникул вакытында вакытлыча эшкә урнашкан балаларга һәм яшүсмерләргә хак түләү өчен өстәмә средстволар табуны ашыгыч хәл итәргә кирәклеген әйтте.

Утырышта районның спорт объектларын нәтиҗәле файдалану хакында да мәгълүмат тыңланды, бу өлкәдәге уңышлар телгә алынды, эшне яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бурычлар билгеләнде.

Депутатлар бушлай җир участоклары алырга хокуклы гражданнар исемлеген әзерләү тәртибе турында район Советының 2012 елның 23 гыйнварындагы карарына, район мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар (чит кешенең җир участогын куллануны чикләүгә хокук) билгеләү һәм аны туктату турында 2012 елның 23 гыйнварында кабул ителгән 79 нчы карарына үзгәрешләр керттеләр һәм яңа карар чыгардылар. Советның районда реклама конструкцияләрен һәм тышкы мәгълүмат средстволарын урнаштыру һәм исәпләү тәртибе турындагы 2011 елның 17 мартындагы 37 нче карарының көчен югалтуы турында да карар кабул иттеләр.

Утырышта Советның җирле үзидарәләр тарафыннан тәкъдим ителүче хезмәтләр төре расланды.

Районда агропромышленность паркы төзү белән бәйле 13 нче карарга, ул 2015 елның 22 октябрендә чыгарылган, районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия турында 2021 елның 18 августында кабул ителгән 60 нчы, районда бюджет процессы турында 2013 елның 26 ноябрендәге 192 нче карарларына да үзгәрешләр керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев