Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән поликлиникасында капиталь ремонт берничә атнадан төгәлләнәчәк

Район үзәк больницасы поликлиникасында яз көне башланган ремонт – үзгәртеп кору төгәлләнеп килә. Бинаны төзекләндерүгә 67 миллион сум акча бирелгән булган.

Капиталь ремонт барышында тәрәзәләрне, ишекләрне алмаштыру, канализация, вентиляция системаларын, ут һәм суүткәргечләрне яңарту, идән һәм стеналарны ремонтлау, яңа мебель, медицина җиһазлары алу планлаштырылган.

-Яңа ел бәйрәмнәреннән соң монда төзүчеләргә эш калмас дип өметләнәбез, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Бүген поликлиника бинасында берничә бригада эшли: линолеум җәяләр, стеналар буйылар, электр тимерчыбыкларын урнаштыралар, керү-чыгу юлларын төзекләндерәләр. Кабинетлар өчен яңа мебель дә кайтты. Кайбер врачлар пациентларны яңа төс алган элеккеге кабинетларында кабул итә башладылар да . Ремонтан соң үзгәрешләр дә булды, әйтик, хәзер регистратура поликлиниканың беренче катында, элек балалар консультациясе кабинетлары урынында урнашкан.  Киләсе елда поликлиникага яңа флюорография аппараты кайтуы көтелә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев