Чирмешән муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның  КОТЛАВЫ
Көн темасы

Чирмешән муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә....

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән язның беренче бәйрәме -
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә.


Нинди генә эшкә алынмасыннар, хатын-кызларыбыз аны олы җаваплылык, зур төгәллек белән башкаралар. Йөрәк җылыгыз, кайгыртучан кулларыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез сезгә.

Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга хөрмәтебез аеруча зур. Сезнең батырлыгыгыз беркайчан да онытылмас.

Безнең хатын-кызлар күп төрле өлкәләрдә хезмәт куя­лар, җәмәгать тормышында актив катнашалар, районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш кертәләр.

Кадерле хатын-кызлар! Һәрчак ярату һәм игътибар тоеп яшәгез, сәламәтлегегез, бәхетегез ташып торсын, күңелегез гел күтәренке булсын.

Бәйрәм белән!

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined 8 Март бәйрәме

Нет комментариев