Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән өлкәннәр йорт-интернаты хезмәткәрләренең кайберләре ике смена тоташ эшләде

Коронавирус инфекциясе белән бәйле социаль тармак белгечләренең эшләре икеләтә артты. Райондагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре дә җиде сменада дүрт айга якын изоляция режимында хезмәт куйды.

-Хезмәткәрләребез, ике төркемгә бүленеп, икешәр атна территориядән бер дә чыкмыйча эшләделәр, өлкәннәр белән гел бергә булдык, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. – Кайберәүләр хәтта икешәр смена тоташ эшләргә дә авырсынмады.

Биредә инде 13 ел шәфкать туташы булып эшләүче Наталья Миронова, һич икеләнмичә, икенче сменага калырга теләк белдергән. Йомшак күңелле, татлы телле ханымны әби, бабайлар бик ярата. Наталья Леонидовна аларны игътибар белән карап, тиешле уколларын ясый, киңәшләрен бирә, психологик ярдәм дә күрсәтә.

Өлкәннәрне караучы (няня) Анна Сафронова биредә яшәүчеләргә ярдәменең кирәгрәк икәнен аңлап, монда бер ай өенә кайтмыйча эшли. Биш бала анасы Светлана Мигедерова да йортын, балигъ булмаган өч сабыен иренә калдырып, авыр вакытларда әби-бабайлар янында була. Изоляция вакытында Екатерина Скворцова да тырышып эшли. Әлбәттә, дүрт бала анасына сабыйларыннан озак вакыт аерылып тору ансат булмагандыр: бәләкәенә ике генә яшь. Ире аның хәлен аңлап, балаларны үзе карап, йорт, бакча эшләрен дә башкара. Өлкәннәрне караучы әлеге ханымнар бар тырышлыкларын куеп ярдәмгә мохтаҗларга булыша. Әби-бабайларның өс-башларын, бүлмәләрен чиста тоту, урын өстендә ятучыларны ашату да, мунча юындыру өчен дә алар җаваплы.

Дүрт ел биредә каравылчы булып эшләүче Әнәс Хөсәенов та постында ике сменага калган.

Әлегә кадәр дә бик тату коллектив бу көннәрдә тагын бер кат сынала. Бер-берсенең эшләрен бүлешмичә, бергәләп башкаралар, бер-берсенә булышалар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее да нәкъ шул көннәргә туры килде. Шулай да йорт-интернатта яшәүче тыл ветераннары ул вакытта да игътибарсыз калмады, санитар таләпләрне үтәп, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аларга күчтәнәчләр китерде, район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк итте.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев