Безнең районда

Чирмешән кунакханәсендә зур ремонт бара

Район үзәгендәге кунакханәдә капиталь ремонт бара. Төзүчеләр аны үзгәртеп кору эшенә үткән елның ахырында ук керешкәннәр иде. Кунакханәне яңа ел алдыннан кабат ачарга планлап торалар. Эшнең 60-70 проценты тәмамланган да. Бер шәхси эшмәкәр сатып алган кунакханәнең эчен тулысынча үзгәрткәннәр, биредә 60лап кешегә исәпләнгән 28 номер булачак. Электр үткәргечләр, җылылык, су,...

Район үзәгендәге кунакханәдә капиталь ремонт бара. Төзүчеләр аны үзгәртеп кору эшенә үткән елның ахырында ук керешкәннәр иде. Кунакханәне яңа ел алдыннан кабат ачарга планлап торалар. Эшнең 60-70 проценты тәмамланган да.


Бер шәхси эшмәкәр сатып алган кунакханәнең эчен тулысынча үзгәрткәннәр, биредә 60лап кешегә исәпләнгән 28 номер булачак. Электр үткәргечләр, җылылык, су, канализация челтәрләре тулысы белән яңартылган, идән, түшәм, стеналар да яңа төс алган. Бинаның түбәсен төсле калай белән ябарга, керү-чыгу юлларын үзгәртеп ясарга тиешләр.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев