Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән коммуналчылары яңа техника сынады

Районның коммуналь челтәрләре предприятиесе “Амкодор” дип аталган яңа төягечкә ия булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә Казанда коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Машиналар, тракторлар урам-юл челтәрләрен тәртиптә тоту өчен билгеләнгән. Яңа техникага ия булучылар арасында безнең район да бар.

- “Амкодор”ны Казаннан әкрен генә, “үз ходы” белән куып кайттык, иртән 10да чыккан идек, кичке тугызларга кайтып җиттек. Мондый төягечебез юк иде, кышын  кар төяргә андый техниканы читтән ялларга туры килде, хәзер үзебезнеке бар, бу атнада яуган карлардан соң аны эштә сынап та карадык, - ди коммуналь челтәрләр предпрятиесе директоры урынбасары Михаил Арютин.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев