Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кешесе үги кызына карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепләнә

01 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның (Күтәмә авылы) аерым постыннан хәвефле сигналлар булмаган. Янгынчылар Бәркәтә, Иске Котыш, Түбән Чегодай авылларына янган чүпне һәм коры үләнне сүндерергә барганнар. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 63 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Бер атнада 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, 4се -...

01 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның (Күтәмә авылы) аерым постыннан хәвефле сигналлар булмаган. Янгынчылар Бәркәтә, Иске Котыш, Түбән Чегодай авылларына янган чүпне һәм коры үләнне сүндерергә барганнар.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 63 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Бер атнада 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, 4се - матди зыян белән.

Чирмешәндә яшәүче 31 яшьлек ир-ат үги кызына карата җенси характердагы гамәлләр кылган.

Мошенниклар чирмешәнле ир-атның банк картасыннан акча урлаганнар.

Ивашкино авылында билгесез кешеләр КамАЗ машинасыннан 8 мең сумлык аккумуляторны алганнар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 123 кешене ачыклаганнар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 48 административ беркетмә төзегәннәр.

03 Өч ял көнендә ашыгыч медицина ярдәмендә 55 чакырту теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, аларның күбесе хроник чирлеләр янына булган. Бер кеше талпан тешләү сәбәпле мөрәҗәгать иткән.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 33 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined