Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадет мәктәп-интернатында профилактик эш яхшы оештырылган

Илдә наркоманнар саны елдан-ел арта, бу начар гадәткә, аеруча яшьләр тиз тартыла. Билгеле, аларны кисәтергә, профилактик чаралар үткәрергә кирәк. Бу юнәлештә Чирмешән кадет мәктәп-интернатында профилактик эш яхшы оештырылган. Әлеге мәктәптә яңа ел каникулларыннан соң "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" исемле наркомания, тәмәке тартуны һәм алкоголь куллануны кисәтү, профилактикалау атналыгы үткән....

Илдә наркоманнар саны елдан-ел арта, бу начар гадәткә, аеруча яшьләр тиз тартыла. Билгеле, аларны кисәтергә, профилактик чаралар үткәрергә кирәк.


Бу юнәлештә Чирмешән кадет мәктәп-интернатында профилактик эш яхшы оештырылган. Әлеге мәктәптә яңа ел каникулларыннан соң "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" исемле наркомания, тәмәке тартуны һәм алкоголь куллануны кисәтү, профилактикалау атналыгы үткән.

-Атналык дәвамында барлык классларда да сәламәтлек дәресләре, психологик сәгатьләр уздырдык, - ди мәктәп-интернат психологы Гөлназ Вафина. - "Уртак эш" проекты буенча һәр класска аерым (яшьләрне карап) тематик мультфильмнар һәм фильмнар күрсәттек. Әлеге фильмнар аша укучылар наркоманиянең нәрсәгә китерүен күрделәр һәм беренче тапкыр ул агуны кулланырга тәкъдим итүчегә "юк!" дип әйтергә кирәклеген белделәр.

Атналык барышында район үзәк больницасы врачлары мәктәпкә килеп наркомания, тәмәке һәм алкоголь куллануны булдырмау, профилактикалау турында әңгәмә үткәрделәр. "Самостоятельные дети" проектында катнашучы укучылар "Без сәламәт Россия өчен" исемле акция уздырып, үзләренең сәламәт тормыш рәвеше яклы икәнлекләрен күрсәттеләр.

Еш кына кадет мәктәп-интернатында районкүләм профилактик чаралар да уза. СПИДка каршы көрәш көнендә район үзәге мәктәпләре укучылары биредә СПИД һәм ВИЧка каршы булуларын призентацияләр күрсәтеп расладылар. Укучылар алдында врач-педиатр Саимә Әбдерәшитова һәм район мәгариф бүлеге психологы Екатерина Ивановалар да чыгыш ясады.

Фото архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined