Чирмешән электрчылары авылларга электр илтүче линияләрне ремонтлыйлар
Чирмешән электр челтәрләрендә быелга планлаштырылган ремонт эшләре ахырына якынлаша. Лашман подстанциясеннән Югары Чегодай һәм Иске Үтәмеш авылларына илтүче электр челтәренә капиталь ремонт башкарасы гына калган.
Электрчылар әлегә Лашман подстанциясеннән Бәркәтә һәм Керкәле авылларын электр белән туендыручы линияләрне төзекләндерәләр. Искергән терәк баганалар яңаларга алмаштырыла, электр үткәргечләренең гамәлгә яраксызлары яңартыла.
-Бу объектта ремонт тәмамлангач, бригадалар Югары Чегодай һәм Иске Үтәмеш юнәлешендә капиталь ремонт башлый. Югары Чегодайда тулысынча, Иске Үтәмештә өлешчә терәк баганалар һәм электр үткәргечләре ремонтланачак, - диде район электр челтәрләре начальнигы Рамил Кәримов. – Авылларда торак йортларга СИП электр үткәргечләренә алмаштыру буенча да эш бара. Районда ул 50 процентка башкарылган. Киләчәктә, әкренләп, бөтен йортларга һәм объектларга да шундый үткәргечләр сузылачак.
Быел электрчылар Түбән Кәминкә, Ивашкино авылларында берәр урамда баганалар һәм үткәргечләр алмаштырганнар. Үткән ел мондый эшләр Лашман, Иске Котыш, Яңа Элмәле авылларында башкарылган. Электрчыларга заявкалар буенча да еш чыгарга туры килә, алар яңа йортларны, объектларны электр челтәрләренә тоташтыралар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев