Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән егетләрен һәм кызларын имтиханнарда сыныйлар

Унберенчеләрнең, гомумән, мәшәкатьле чорлары. Ел дәвамында аларның әзерлекләрен тикшерү өчен, сынау рәвешендә (пробный) бердәм дәүләт имтиханнары тапшыртып карыйлар.

-Ноябрь ахырында  чыгарылыш класс укучыларының математикадан белемнәрен сынап карадык, анда 99 бала катнашты, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Светлана Севастьянова. - Тик әлегә нәтиҗәләр куандырмый, минималь балл җыя алмаучылар да дистәгә якын. Яңа елда рус теленнән дә укучыларның белемнәре тикшереләчәк.

Бердәм дәүләт имтиханнарына керергә рөхсәт бирүче, рус әдәбиятыннан йомгаклау иншасын (ике укучы – изложение) быел урта мәктәпне тәмамлаучы 113  укучының 112 се язган, бер бала, билгеле сәбәпләр аркасында,  аны 6 февральдә башкарачак. Эшләр районда тикшерелеп, республикага җибәрелгән. Тиешле баллар җыеп, “зачет” алган укучылар дәүләт имтиханнарына кертелә.

Сүз уңаенда, быел район мәктәпләренең 9 сыйныфында 274 укучы белем ала.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев