Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән егетләре һәм кызлары ил гражданлыгын раслучы документ алдылар

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы гражданин итеп тоя башлыйсың.

Быел, 14 яшен тутырган 45 райондашыбыз беренче тапкыр төп документлы булды. Шуларның 26 сына  паспортларын тантаналы шартларда туган як тарихы музеенда тапшырдылар. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар бүгеннән Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары. 2018 елда 204 яшүсмер төп документ алган.

-14 яше тулган һәркемгә паспорт бирәләр, ул - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ. Паспорт белән бергә сезнең хокукларыгыз һәм бурычларыгыз да арта, һәркем үзенең гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Сезне тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәгез, ни дә булса эшләр алдыннан ныклап уйлагыз, - диде миграция хезмәтенең район пункты начальнигы Наилә  Мәссәрова әлеге тантаналы чарадагы чыгышында.

Туган як тарихы музеенда узган әлеге чарада балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова да  тәбрикләде.

- Мин үземнең Россия Федерациясе гражданины булуым белән  горурланам. Паспорт алу минем өчен зур вакыйга, - диде Чирмешән лицееның 8 класс укучысы  Артур Садриев.

- Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашуым, зур кызыбыз паспортлы булды. Әле кайчан гына үзем аның урынында идем, гомер тиз уза, - ди Чирмешәнән Екатерина Баляева. - Бу шатлыклы вакыйга кызыбызның   күңелендә дә уелып калачак.

Автор фотолары 

Күбрәк фото: Чирмешән районының 26 яшь гражданины паспортлы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X