Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумы студенты укый да, эшли дә

Чуваш Афонькәсендә туып үскән Валентина аграр техникумда аш пешерүче – кондитер һөнәрен үзләштерә. Ул җырларга һәм аш пешерергә ярата, студентлар конференцияләрендә, төрле чараларда актив катнаша. Күптән түгел генә Яр Чаллыда пешекчеләр-кондитерлар арасында узган бөтенроссия конференциясендә икенче урын яулаган.

-Монда укырга бик кызык, укытучылар ачык йөзле, ярдәмчел. Курсташлар арасында да мөнәсәбәтләр җылы, безнең төркемдә нигездә кызлар һәм хатын-кызлар белем ала. Күпчелеге Лашман, Девичья Поляна, Кара Чишмә авылларыннан. Читтән торып укучылар да бар, хәтта Казан белән Лениногорскидан, - ди өченче курс студенты Валентина Сырукина. – Без биш көн укыйбыз, көн саен өчешәр пар. Ашханәдә яхшы ашаталар, иртәнге һәм төшке ашлар бушлай. Техникум дирекциясе студентларны кайгыртып тора, күптән түгел стипендияләрне артырдылар, бинада ремонт ясадылар.

Бүген аграр техникумда 189 студент укый, күпчелеге - район авылларыннан килүчеләр.

Аграр техникумда пешекче-кондитер, авыл хуҗалыгы техник-механигы, автомеханик һәм усадьба хуҗабикәсе белгечлекләре  буенча һөнәри белем алырга мөмкин.

-Хәзер яшьләр шәһәргә китәргә омтыла, әмма анда безне кем көтеп тора?! Миңа авылда күбрәк ошый, туганнарым, якыннарым биредә. Икенче курстан бирле буш вакытымда Боз сарае кафесында эшлим. Укуны тәмамлагач, акча эшләп, Чирмешәндә үземнең кондитер кафесы ачарга хыялланам, -
дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Валентина.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев