Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Быел Чирмешән районы башлыгы 43 кеше кабул иткән

Ел башыннан 40тан күбрәк чирмешәнле район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга үз гозерен җиткергән.

Район башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә, ягъни айга 3-4 тапкыр гражданнарны кабул итә.

Июль аеның соңгы сишәмбесендә кабул итүгә өч кеше килгән. Райондашларыбыз район җитәкчесенә шәхси йорт төзү өчен җир участогы кирәксенеп, дәвалану яки ниндидер зыянны каплауда матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, юл ремонты мәсьәләсен дә кузгатучы булган.

Июль аенда ике кабул итүгә 5 кеше килгән.

Район башлыгына кабул итүгә (84396) 2-59-00 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев