Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәгә су Иштирәктән үз агымы белән килә

Бәркәтә таулары авылның үзенә күрә бер бренды булса, аның тагын “плюсы” бар икән. Иңкүлектәрәк урнашкан Бәркәтә авылы урамнарына су шушы таулардагы чишмәләрдән үз агымы белән төшә, аны насос белән кудырасы, электр яндырасы түгел, димәк, су өчен чыгымнар да, түләүләр дә кимрәк.

Шуңа күрә 1968 елда каптажланган, авылдан 2 километрлап читтәрәк урнашкан Иштирәк чишмәсен кадерләп кенә тота бәркәтәлелеләр. Күптән түгел монда буйыйсын буяп, җыештырасын җыештырып өмә ясадылар.

-Бу чишмәнең суы салкын булса да, тамакка бәрми, тәмле, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат  Сибгатуллин. – Шуннан ерак түгел тагын бер кое казып боҗралар төшердек, запас чыганак булсын. Бу эштә авылдашыбыз, Чирмешәндә яшәүче Рифкать Хаммәтгалимов нык булышты.

Авылга су бераз арырак булган Дегет базы чишмәсеннән дә килә. Әлеге чишмәләр суга юмарт: быел җәйге эссе көннәрдә дә колонкаларда су бер дә бетмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев