Бәркәтә мәчетендә яңа имам эшкә кереште
Безнең районда

Бәркәтә мәчетендә яңа имам эшкә кереште

Бәркәтә мәчетенә яңа имам билгеләделәр. Илдар Абдуллин шушы авыл кешесе, әле яшь булса да инде байтак еллар дин юлында.

Сүз уңаеннан, әлеге мәчеттә зур ремонт бара – янкорма төзиләр. Аның стенасы күтәрелгән, түбәсе ябылган да. Дөрес, эчтә дә, тышта да башкарасы эшләр күп әле. Төзелешне төгәлләү өчен, авылдашларыннан, нефтьчеләрдән дә ярдәм көтәләр.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев