Бәркәтә кызлары үзебезнең егетләрне сайлаган
Безнең районда

Бәркәтә кызлары үзебезнең егетләрне сайлаган

Бәркәтә авылыннан Илдар һәм Илсөяр Миргалимовлар бер-бер артлы диярлек ике кызларын кияүгә бирделәр.

 Илүзә Туймәт егете белән гаилә корса, Илназ үз авылдашына чыккан. Апалы-сеңеллеләр, икесе дә, әтиләре кебек - укытучылар. Шулай итеп Миргалимовларның төпчек уллары Ислам ике җизнәле булды.

Шушы ук авылдан, шулай ук укытучы Динә Гыйнванова исә Яңа Чишмә районы егетенә кияүгә чыккан. Дөрес, кияүнең әнисе Ралия дә тумышы белән Бәркәтә авылыннан икән.

Фотолар гаилә архивларыннан алынды..

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев