Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әбиләргә, бабайларга – бәйрәм күчтәнәче

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан районыбыздагы күп кенә оешмалар һәм предприятиеләр үз ветераннарын тәбрикләделәр, табыннар кордылар, бүләкләр тапшырдылар.. Район хәрби комиссариатында ветераннар өчен бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Хатирәләр белән уртаклашып, әңгәмә корып, тәм-томнардан сыйланган өлкәннәргә әле күчтәнәчләр дә биргәннәр. Район үзәк больницасы - зур коллектив, шуңа биредә ветераннар да ике...

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан районыбыздагы күп кенә оешмалар һәм предприятиеләр үз ветераннарын тәбрикләделәр, табыннар кордылар, бүләкләр тапшырдылар..


Район хәрби комиссариатында ветераннар өчен бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Хатирәләр белән уртаклашып, әңгәмә корып, тәм-томнардан сыйланган өлкәннәргә әле күчтәнәчләр дә биргәннәр.

Район үзәк больницасы - зур коллектив, шуңа биредә ветераннар да ике йөздән артып китә. Ләкин больница администрациясе һәм профкомы аларны сөендерергә мөмкинлек тапкан - әби-бабайларга бүләкләр өләшкәннәр. Почта элемтәсе, "Татавтодор"ның район участогы, район газетасы редакциясе, "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге һәм башка кайбер оешмалар ветераннарын тәбрикләп, азык-төлек пакетлары таратканнар.

"Лашман-АГРО" җәмгыяте Лашман һәм Әмир авылларында яшәүче ветераннарын мәдәният йортларына бәйрәм концертына чакырган. Әби-бабайлар тәм-томнар белән сыйланып, үзешчәннәр чыгышын караганнар.

"Бәйрәмне оештыруда эшмәкәр Мингариф Шакиров та матди ярдәм күрсәтте, аңа да рәхмәт",- диделәр Лашман авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре.

Саминовка авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Прасковья Иванова да редакциягә шалтыратып, район җитәкчелегенә рәхмәт әйтүебезне үтенде. 90 яшьтән узган Прасковья әбинең дә өенә килеп, тәбрикләп, бүләк тапшырып киткәннәр.

Сүз уңаеннан, район хакимияте быел 350гә якын бүләк - азык-төлек пакеты әзерләгән. Аларны 90 яшьтән узган, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче, ялгыз (балалары, якыннары булмаган) әби-бабайларга өләшкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 1 октябрь – Өлкәннәр көне