“Безнең Чирмешән“ ник вакытында килми?
Ноябрь аенда Чирмешәндәге Бакча, Кояшлы, Курасанов һәм башка кайбер урамнарда почта китерүдә өзеклекләр еш булды, бер атнада газета-журналлар бөтенләй таратылмады.
Бу атнада да шул хәл район газетасының чәршәмбе санын вакытында китермәделәр.
Газета соң таратыла икән, хәбәрләр искерә дигән сүз. Әле бит анда котлаулар, белдерүләр, телевидение программасы һәм башка ашыгыч язмалар...