Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газетасы редакциясендә почта хезмәткәрләрен кунак иттеләр

Район газетасы редакциясенә янә хат ташучыларны, элемтә бүлекчәләре начальникларын кунакка дәштек. Бу юлы 2019 елның беренче яртысына матбугатка яздыруда иң яхшылар хөрмәтләнде.

Элемтә бүлекчәләре арасында Яңа Элмәле бүлекчәсе (начальнигы Лира Михайлова) башкалардан нык алда. Биредә 170 йортның 120 се “Безнең Чирмешән” – Наш Черемшан” газетасын алдыра, ягъни узган елдагыдан да 60 процентка диярлек күбрәк.

Әмирдә хат ташучы Нурсинә Җиһаншина да җиңүчеләр арасында. Бу хезмәттә инде 18 ел. Ул 119 йортка хезмәт күрсәтә, 80 ләп гаилә район газетасына язылган. “Безнең Чирмешән”, башка матбугат басмалары, пенсияләр дә ияләренә вакытында таратыла, хат ташучы авылда бик абруйлы кеше.

Бәркәтәдә яшәүче Миңнур Галиева да редакцияне күреп китте, эш процессы белән танышты, журналистлар белән аралашты.

-Мин ел да 5-6 газета алдырам, иң элек “Безнең Чирмешән” белән танышам, аны көтеп алам, - ди 76 яшьлек Миңнур апа. –Гомеремнең күп өлеше колхозда терлекләр карап үтте, тимер юлда да эшләдем. Миңа 23 яшь чакта 27 яшьлек ирем үлеп китте, бер улыбыз да мәрхүм инде. Өебез янды. Күрмәгән калмады. Газетада гыйбрәтле язмышлар турында еш язалар, аларны укыйм да, әле минем хәл зарланырлык түгел дип куям.

Уен-көлкегә дә юмарт кеше икән ветеран.

Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Җаббарова, Казанка бүлекчәсе начальнигы, үзе үк хат ташучы Ольга Лукъянова да үз эшләренең чын осталары. Берсе почтада – 14, икенчесе 22 ел хезмәт куялар. 2019 елның беренче яртысына газета-журналлар яздыруны шулай ук оста оештырдылар.

Әлеге уңганнарга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырдык, рәхмәтләребезне җиткердек.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев