Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Безнең Чирмешән" газетасына язылучылар арасында уйнатылучы төп приз - бөртек ваклагыч һәм 10 тавык

“Безнең Чирмешән” газетасына язылучылар арасында быел да призлар уйнатылачак.

Җиңүчеләргә бүләкләр саллы: төп приз – 10 кызыл тавык. 2022 елның икенче яртысына (6 айга) язылучыларның берсе – бөртек ваклагыч, берсе аккумуляторлы шөреп боргыч отып та сөенер.

Кызыксындыру призлары да (кирәк-ярак) бар (5 кешегә).

Бүләкләр алуда булышучыларыбыз – игелекле якташларыбыз – Чирмешән эшкуарлары: Илдус Гыйләҗев (“Электр инструментлары һәм беркеткечләр” кибете), Зәкәрия Гайфетдинов (“Электр инструментлары” кибете), Иске Котыштагы кошчылык фермасы хуҗалары – Габшакировлар, Булат Латыйпов (“Булгар” сәүдә йорты), район инвалидлар җәмгыяте, Фәрхад Мортазин (“Щит” төзелеш оешмасы”), агачтан эшләнмәләр ясаучы эшмәкәр Айгөл Минебаева.

“Район газетасына языл һәм бүләк от!” акциясендә катнашу өчен, газетага язылганлыкка квитанция һәм заказ карточкасы күчермәсен, конверт тышына “Акция” тамгасы куеп, 15 июльгә кадәр редакциягә җибәрергә кирәк. Отышлар 19 июльдә уйнатылачак!

“Безнең Чирмешән” газетасына ярты елга язылу бәясе 827 сум 58 тиен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев