Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

«Беренчеләр хәрәкәте» елны йомгаклады

«Яшьтәш» яшүсмерләр клубында узган уку елында Беренчеләр эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган «Түгәрәк өстәл» узды.

Районда бер ел эчендә «Беренчеләр хәрәкәте» үз структурасын төзеде, барлык мәктәпләрдә, «Орион» яшьләр үзәгендә, Чирмешән аграр техникумында башлангыч бүлекчәләр ачылды, аларны үзәк китапханәдә, балалар сәнгать мәктәбендә дә ачу планлаштырыла. Районның һәр мәктәбендә Беренчеләр Советы бар, аларның рәисләре сайланды.

Очрашулар үткәрү һәм балаларны үстерү һәм берләштерү турында фикер алышу өчен Чирмешәндә хәрәкәтнең штаб-кабинеты ачылган.

Хәрәкәт үсеп килүче буын белән дә эш алып бара, пилот проектка «Чишмәкәй» балалар бакчасы сайланган. Хәрәкәттә катнашучылар балалар белән дәресләр, уеннар үткәрәләр, хәрәкәткә кызыксыну уяталар.

Яшьләр хәрәкәте җәй көне дә дәвам итәчәк. Балалар мәктәп яны лагерьларында әйдаман буларак эшләп, август аенда хәрәкәттә катнашучылар өчен махсус оештырылган «Кояшлы» лагереның профильле сменасында ял итәчәк. Шулай ук балаларның җәйге каникулларда республика сменаларына һәм Россия шәһәрләрендә оештырылган лагерьларга бару мөмкинлекләре бар.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев