Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

БАКЧАДА – КАБАТ БӘЙРӘМ

1988нче елның ноябрендә беренче тапкыр үз ишекләрен ачкан Иске Кади балалар бакчасында кабат, бу юлы да ноябрьдә, зур бәйрәм ясап, ачылу тантанасы уздырдылар. Егермеләп сабый тәрбияләнүче "Гөлбакча"ның бүгенге бинасы бөтенләй яңа кыяфәттә, аңа бик сыйфатлы итеп ремонт ясаганнар. Бар да яңарган. Әүвәл бинаның түбәсен, аннары тәрәзәләрен пластикка ук алыштыргач, ишекләр...

1988нче елның ноябрендә беренче тапкыр үз ишекләрен ачкан Иске Кади балалар бакчасында кабат, бу юлы да ноябрьдә, зур бәйрәм ясап, ачылу тантанасы уздырдылар.


Егермеләп сабый тәрбияләнүче "Гөлбакча"ның бүгенге бинасы бөтенләй яңа кыяфәттә, аңа бик сыйфатлы итеп ремонт ясаганнар. Бар да яңарган. Әүвәл бинаның түбәсен, аннары тәрәзәләрен пластикка ук алыштыргач, ишекләр дә куелгач, эчке як ничектер нурсызланып, төссезләнеп калган. Ярый әле, моңа кадәрге эшләрне финансларга акча тапкан район җитәкчелеге "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камаловка тәкъдим ясый: бакча бүлмәләрен дә матурлыйсы иде. Бу идеяне Рәдис Әсхәт улы да яклый, хуплый.

Озакламый монда кабат төзүчеләр - осталар килә.

Берничә ай эчендә, "Кади" җәмгыяте һәм Иске Кадидагы "Барс" кибете (мөдире Кадрия Камалова - өс-тәге рәсемдә кызы белән) көче белән, бина эче танымаслык булып үзгәргән. Акчаны, яхшы материалларны кызганмаганнар, эшне җан, күңел җылысын биреп башкарганнар.

... Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, "Нижнекамскшина" җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Радик Ильясов һәм башка кунаклар катнашында ал тасма киселгәч, бина эченә үтеп, үзгәрешләрне үз күзебез белән күреп бәяләдек. Стеналар, идәннәр, түбә агартылган, буялган, электр үткәргечләр, янгын сигнализациясе системасы да яңа. Тәрәзәләрдә затлы пәрдәләр - шторалар эленгән, су челтәрләрен, раковина һәм унитазларны да алыштырганнар. Әле моннан тыш сабыйларга яңа уенчыклар алынган.

Бакча ягында яңа койма эшләнгән, тиздән заманча уен мәйданчыгы монтажланачак икән.

"Мондый күләмле эшне башкару өчен ярдәмен кызганмаган "Кади" җәмгыятенә, аның җитәкчесе Рәдис Камаловка, башкаларга да рәхмәт, - диде бүгенге тантанага килгән кунакларның берсе - район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Балалар бакчасында тәрбияләнгән бала мәктәпкә күп нәрсәгә өйрәнеп, нык әзерлекле, тәрбияле булып бара".

Сүз уңаенда, бакча төзелешендә Н. Хәмидуллинның да өлеше бар, бинаны колхозга ул рәислек иткәндә файдалануга тапшырганнар, ә төзелеш Исмәгыйль Әхмәдуллин рәис чагында башланган. Әлеге бинада авыл җирлеге Советы, "Кади" җәмгыяте идарәсе, пекарня да урнашкан, өлешчә алар да ремонтланган.

Бәйрәмдә "Нижнекамскшина" җәмгыяте генераль директоры Радик Ильясов, район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин, "Кади" рәисе Рәдис Камалов, бакча мөдире Рәмилә Шәрифуллиналар да котлау сүзләрен ирештерделәр. Мәктәп укучылары, бакчага йөрүчеләр зур концерт әзерләгәннәр. Җырладылар, сөйләделәр, сөенечләрен белдерделәр.

Авылның киләчәге балаларда, яшьләрдә. Иске Кадида мәктәпкәчә яшьтәге утызлап бала бар. Быел, әлегә, биш малай һәм кыз туган. Димәк, бакча киләчәктә дә кирәк булачак. Шуңа күрә авылдагы бүгенге тантана игътибарга бик лаек.

Бүген бу авыл җирлегендә үткән халык җыены да күңелдә матур тойгылар калдырды. Иске Кадида һәм янәшәдәге поселокларда чиста су проблемасы чишелеп килә, юллар яхшыра, халык эшле. "Кади" җәмгыятенең уңышларына районыбызда кем генә сокланмый: уракны вакытында төгәлләделәр, шикәр чөгендерен озатасы гына калган, терлекчелектә гел алдынгылар. Дөрес, тагын берничә урамны юллы итәсе бар. Чисталыкка игътибарны арттырырга кирәк. Һәм, билгеле, җыенда кат-кат әйтелгәнчә, бүгенге сыман балалар бакчаларын да шәһәрдәгедәй итү, тормышыбызны алга җибәрү өчен яхшырак эшләү - төп шарт. Муллык, иркенлек үзеннән-үзе генә тумый.

Якын көннәрдә Иске Кадида, Яңа Кадида да янә бәйрәм оештырмакчылар: әбиләрне-бабайларны, апаларны-абыйларны корбан ашына, мәҗлескә чакырачаклар.

Кадыйр ГОМӘРОВ.
Иске Кади авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев