БАКЧАДА – КАБАТ БӘЙРӘМ
1988нче елның ноябрендә беренче тапкыр үз ишекләрен ачкан Иске Кади балалар бакчасында кабат, бу юлы да ноябрьдә, зур бәйрәм ясап, ачылу тантанасы уздырдылар.
Егермеләп сабый тәрбияләнүче "Гөлбакча"ның бүгенге бинасы бөтенләй яңа кыяфәттә, аңа бик сыйфатлы итеп ремонт ясаганнар. Бар да яңарган. Әүвәл бинаның түбәсен, аннары тәрәзәләрен пластикка ук алыштыргач, ишекләр...