Әмир авылында быел да сөлге җыйдылар
Безнең районда

Әмир авылында быел да сөлге җыйдылар

Электән килгән бу бәйрәм-йола елдан-ел тыйнаграк уза.

Шулай да урам әйләнгән егетләрне һәр йортта бүләкләр белән көтеп тордылар. Йомырка җыючыларның да чиләкләре бик тиз тулды.

Шома колгада бик матур сөлге дә бар иде. Бу Илсур һәм Алия Җиһаншиннар бүләге булып чыкты. Узган елны әлеге яшь гаилә авылга кайтып төпләнде.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев