Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Африка чумасын Чирмешәнгә кертмик

Күрше Самара өлкәсендә ачыкланган африка чумасы очраклары, республика чигендәге, безнең районга да куркыныч тудыра.

Самара өлкәсендә йорт дуңгызлары арасында – 61, кабан дуңгызларында 7 урында ачыкланган. Икесе ноябрь аенда гына ау хуҗалыкларында табылган.

Күрше өлкәнең күп районнарында күзәтелгән африка чумасын безнең район территориясенә кертмәү һәм таратмау максатында ветеринария хезмәтләренә һәм торак пунктларда дуңгыз асраучыларга профилактик чаралар күрергә кирәк.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре дуңгызларны ябулы режимда асрарга, Самара өлкәсеннән дуңгыз, башка маллар, дуңгыз итеннән ясалган ризык һәм мал азыгы сатып алмаска киңәш итә. Торак пунктларда кабан дуңгызлары булганда, йорт дуңгызларында африка чумасы билгеләре күренгәндә, алар үлгәндә кичекмәстән 8(84396) 2-51-70 яки 2-28-20 номерлары буенча район дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр бирү сорала.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев