Чирмешән өлкәннәре компьютерда эшләргә өйрәнә
Безнең районда

Чирмешән өлкәннәре компьютерда эшләргә өйрәнә

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатында яшәүчеләрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр.

Укулар гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчасына сатып алынган җиһазларны кулланып оештырыла. Дәресләрдә әбиләр һәм бабайлар компьютер төзелешен өйрәнәләр, текстлар җыю буенча төп программаларны үзләштерәләр, эзләү һәм яңалыклар ресурсларыннан файдаланалар. Бу белемнәр өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә Интернетта кирәкле мәгълүматны табарга, музыкаль язмалар тыңларга, Одноклассники һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә үз битләрен алып барырга ярдәм итә.

Фарида Низамутдинова фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев