1 нче Чирмешән мәктәбендә спорт залы капиталь ремонтлана
Безнең районда

1 нче Чирмешән мәктәбендә спорт залы капиталь ремонтлана

1 нче Чирмешән мәктәбенең спорт залында капиталь ремонт башланды.

Биредә эшләр спорт залларын капиталь ремонтлау республика программасы нигезендә башкарыла. Бу максатларга 7 миллион сумнан күбрәк акча каралган.

Азнакайдан килгән осталар ремонтны бинаның тышыннан башлаган – алар иске сайдингны сүтеп, стенаны, җылыткыч куеп тышлыйлар. Ремонт кысаларында спорт залының түбәсе яңартыла, отмоскалар ясала, тәрәзәләр, идәннәр алмаштырыла, бизәкләү эшләре башкарылачак.

 

 


Нет комментариев