Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Юксынырбыз сине, Зөлфәт

Фото Зөлфәт Галиуллиның ВК битеннән алынган Аяз көнне яшен суккандай килде бу хәбәр - юл һәлакәтендә 22 яшьлек Зөлфәтебезнең фаҗигале төстә гомере өзелгән. Дөньяның асты-өскә килгәндәй булды. Зөлфәт әле генә Чирмешәннән, әти-әнисе яныннан ял итеп килгән иде бит. Инде йөрәкләрне куырып алырлык шундый аяныч, ачы хәсрәт... Чирмешәндә туып-үскән Зөлфәт Рәмил...

Фото Зөлфәт Галиуллиның ВК битеннән алынган

Аяз көнне яшен суккандай килде бу хәбәр - юл һәлакәтендә 22 яшьлек Зөлфәтебезнең фаҗигале төстә гомере өзелгән. Дөньяның асты-өскә килгәндәй булды. Зөлфәт әле генә Чирмешәннән, әти-әнисе яныннан ял итеп килгән иде бит. Инде йөрәкләрне куырып алырлык шундый аяныч, ачы хәсрәт...

Чирмешәндә туып-үскән Зөлфәт Рәмил улы Галиуллин бездә, Себердә "Техтранссервис" җәмгыятендә ике елдан артык менеджер булып эшләде. Искиткеч миһербанлы, тәртипле кеше иде ул. Якты, йөзе нур чәчеп торган егет. Көненә ун тапкыр очрашсаң, ул ун тапкыр синең хәлеңне ихластан сорашыр. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырышты. Күңеле изге, яхшы иде. Әнә җәй буе умыртка баганасын авыртырган хезмәттәшен килеп карады. Һәр көнне хәлен белергә йөрде. Шундый иде Зөлфәт. Кечкенә генә булса да, олы йөрәкле, ут кебек, яхшы мәгънәдә әрсез, булдыра торган егет иде. Бик ярата идек без аны, үзен яраттыра торган кеше иде.

Без, барыбыз да, мәрхүмнең хезмәттәшләре, аның әти-әнисенең, туганнарының, якыннарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Күтәрә алмаслык зур кайгы, бала хәсрәте. Бик авыр. Мәрхүмнең якыннарына сабырлык, түземлек телибез. Хуш, сине юксынырбыз, Зөлфәт. Авыр туфрагың җиңел булсын!

Фазыйл, Миндар Әгъләмовлар һәм "Техтранссервис" җәмгыяте коллективы.

Сургут шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар Юксынырбыз сине Зөлфәт Зиннуров