Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнне, Кызыл Ярны сагынмаган көнем юк

Мин алтмыш елдан артык Татарстанда яшим, 54 ел гомерем Кызыл Яр поселогында үтте. Читтән килгән кеше булсам да, хәзер үземне Чирмешән районы кешесе итеп саныйм. Балаларым шунда туды, күбесе республикада яши. Татар теле туган телем кебек, шул телдә сөйләшәм, шул телдә укыйм, язам, уйлыйм. Хәтта район газетасының да татарчасын алдырам,...

Мин алтмыш елдан артык Татарстанда яшим, 54 ел гомерем Кызыл Яр поселогында үтте. Читтән килгән кеше булсам да, хәзер үземне Чирмешән районы кешесе итеп саныйм. Балаларым шунда туды, күбесе республикада яши. Татар теле туган телем кебек, шул телдә сөйләшәм, шул телдә укыйм, язам, уйлыйм. Хәтта район газетасының да татарчасын алдырам, аннан, газетадан башка яши дә алмыйм. Әйе, шулай, ихлас язам, узган елда Түбән Кама районына, балалар янына барып тора башлагач та, ирем күптән вафат бит, аннан аерылмыйм. Кем аннан Кызыл Ярга кайта, үзе белән миңа "Безнең Чирмешән"не алып килә. Газетага бу ел өчен дә язылып куйдым, димәк район, Кызыл Яр хәбәрләрен гел белеп торырмын. Анда яңалыклар күп.

Якташларны яңа ел белән дә тәбрик итәм, саулык, бәхет телим. Сезне онытмыйм, сезне сагынмаган көнем юк.

Асия (Аста) Могыйнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән сагыну сагыш Могыйнова асия Кызыл Яр Түбән Камада