Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Район газетасы кадерле кунак кебек

“Наш Черемшан” газетасының һәр саны кадерле кунак кебек. Әле без яшь чакта, “По ленинскому пути” дип аталган чорлары истә. Шул вакытлардан бирле, аңа язылмыйча калганыбыз юк. Кайберәүләр кебек, ташламалы әбүнәчеләр декадысын да көтеп тормыйбыз.

“Районка”ны беренче яки дүртенче битеннән укый башлыйм. Анда кемнәрнең туган көннәре, кемнәр арабыздан мәңгелеккә киткән, сату-алу кебек соңгы хәбәрләр, реклама белән танышып чыкканнан соң, калган барлык язмаларны да җентекләп, ашыкмый гына укып чыгам. Кайбер яңалыкларга кире әйләнеп кайтып та укыйм.

Хәзер инде мин 9 ел лаеклы ялда, шуңа күрә вакыт күп, рәхәтләнеп укы да укы гына. Аеруча “Без бу хакта язган идек” рубрикасы ошый. Үткәннәрне укуы, 30-40-50 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерүе бик кызыклы. Еш кына хәбәрчеләр без белә торган райондашлар турында да язалар. Әйтик, җәй көне газетага язылучылар арасында призлар уйнатканда минем элеккеге хезмәттәшем Искәндәр Заһитовның (10 ел бергә хәрби комиссариатта эшләдек) бүләк отуы турында да укыдым. Монысында үзем дә катнашырга булдым, бәлки миңа да бәхет елмаер.

Тиздән тормыш иптәшем Венера белән гаилә коруыбызга 45 ел була. Балаларыбыз, һичшиксез, безгә котлау бирәчәк, туган көннәребездә дә игътибарсыз калдырганнары юк. Таныш-белешләребез район газетасы битләреннән әлеге котлауларны укып безне котлагач, тагын да күңелле булып китә.

Тик шунысы гына бераз кәефне төшерә: хат ташучылар газеталарны вакытында китереп җиткерми. Почта көннеке көнгә дә килеп торса, бик әйбәт булыр иде.

Николай Герасимов.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев