Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Нурлатта чуваш әдәбияты һәм мәдәнияте турында сөйләштеләр

Язның беренче көнендә Нурлат шәһәренә күрше: Аксубай Чирмешән, Чистай районнарының, Самара һәм Ульяновск өлкәләренең, Чувашия республикасының чуваш авылларыннан бик күп кунаклар килде. Монда, Халыклар дуслыгы  йортында иҗат интеллигенциясе белән очрашу узды, анда мин дә катнаштым.

Әлеге чарада туган тел һәм әдәбият үсеше, гореф-гадәтләрне саклау турында зур сөйләшү булды. Җирле осталар үз эшләреннән күргәзмә оештырдылар, ә китап авторлары автографлары белән китапларын бүләк иттеләр. Язучыларның, шагыйрьләрнең, матбугат басмалары редакторларының чыгышлары үзешчән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Бәйрәмдә катнашучылар Чувашиянең халык шагыйре, якташыбыз Порфирий Афанасьевның сәламләү сүзләрен дә күтәренке рух белән каршы алдылар. Кызганыч, ул үзе кайта алмады, ләкин теләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде.

Мондый очрашулар бик кирәк, алар чуваш халкының милли гореф-гадәтләрен, туган телне саклау һәм үстерү буенча эшне активлаштырырга булыша.

Михаил Волков.

Ульяновка авылы.

nurlat-tat.ru фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X