Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында хәйрия концерты күрсәттеләр. Чарага килүчеләрдән җыелган акчалар һәм Бәркәтә мәктәбе укытучыларының матди ярдәме мөмкинлеге чикле Инсаф Ибраһимовка тапшырылды.
Әлеге эшнең инициаторлары - Бәркәтә авылыннан Илһам һәм Миләүшә Мусиннар. Аннан соң аларга Бәркәтә, Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыллары үзешчәннәре дә кушылды.
-Инсаф бу уку елында безнең авыл мәктәбенә 10 класска укырга килде. Аның турында белгәч, ирем Илһамның бу малайга ярдәм итәсе килде. Уйлаштык та, бәйрәм уңаеннан аңа бүләк ясарга булдык, - ди Миләүшә Мусина. - Безнең тәкъдимне куәтләгән артистларга һәм юмарт тамашачыларга зур рәхмәт.
Бу көнне Инсафка тагын бер сюрприз булды – Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков аңа планшет бүләк итте.
Фәнис Шәфыйков.
Кара Чишмә авылы.
Фото архивтан
Нет комментариев