Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Фәризә Галәүтдинова: "Югары Кәминкә мәдәният йортында узган чарадан яшәреп кайткандай булдык"

Мин яшьтән үк укытучы булырга хыяллана идем. Бала чагымда чүпрәктән курчаклар ясап, укытучы булып уйнавым әле дә хәтердә. Хыялларымны тормышка ашыру нияте белән, урта мәктәптән соң, Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамладым. Әүвәл биш ел Ульяновск өлкәсендә укыттым. Аннан соң туган якларыма кайтып, Югары Кәминкә мәктәбенә урнаштым. Башта гади укытучы,...

Мин яшьтән үк укытучы булырга хыяллана идем. Бала чагымда чүпрәктән курчаклар ясап, укытучы булып уйнавым әле дә хәтердә. Хыялларымны тормышка ашыру нияте белән, урта мәктәптән соң, Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамладым. Әүвәл биш ел Ульяновск өлкәсендә укыттым. Аннан соң туган якларыма кайтып, Югары Кәминкә мәктәбенә урнаштым. Башта гади укытучы, соңгы ун елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләргә туры килде. Шулай итеп, 35 ел гомерем балаларга белем һәм тәрбия биреп үтте дә китте. Хәзер лаеклы ялда булуыма күп еллар үтсә дә, мәктәпне, укытучыларны, укучыларны сагынып яшим.

Һәр елны 5 октябрьдә Укытучылар көне зурлап билгеләп үтелә. Менә быел да өлкән, пенсия яшендәге укытучыларны бәйрәм көнендә мәдәният йортына дәштеләр. Укытып йөргән елларны мул итеп көйләнгән табыннар артында искә төшереп, шул вакыттагы хатирәләрне яңартып, көлешеп тә, бераз моңсуланып та утырдык. Биедек, җырладык, укытучы һәм укучылар булып төрле уеннар уйнадык. Үткәннәрне искә төшереп яшәреп киткәндәй булдык. Бу бәйрәм күңелебезгә хуш килде. Аны оештыручыларга, Югары Кәминкә мәдәният йортында эшләүче барлык кызларга бик зур рәхмәт.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете төзелешендә эш туктамый

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Югары Кәминкә Безгә язалар мәдәният йортында яшәреп кайткандай булдым узган чарадан Фәризә Галәүтдинова