Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр Әлмәткә йөрергә автобус кирәксенә

-Әлмәткә еш барырга туры килә. Зур больницалар шул шәһәрдә, балалар да анда яши. Тик, ни кызганыч, Әлмәткә Чирмешәннән маршрут автобусы йөрми. Бик җайсыз: бөтен кешедә дә машина юк бит. Шуның өчен атнасына берничә тапкыр – шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрне ул калага автобус йөртеп булмыймы икән?

Кадерле редакция, әлеге үтенеч-гозеребезне райондагы автотранспорт предприятиесе җитәкчелегенә җиткерегез әле, зинһар.

Мәдинә апагыз.

Чирмешән авылы.

Чирмешән автотранспорт предприятиесе директоры Илдус Ильяс улы Хәлимов әлеге сорауга болай дип җавап бирде: - Моңа кадәр дә бу уңайдан үтенеч булгач, Әлмәткә атнасына өч тапкыр автобус җибәреп караган идек. Әмма бер-ике пассажир гына булу сәбәпле, әлеге рейслар бары зыянга гына эшләде, хәтта чыгымнарны капламады. Әлмәт ягы да шул сәбәпле маршрутларын туктатты. Эшебезгә легаль булмаган “попутчик” машиналар да комачаулый, пассажирларны алар да алып китә. Әгәр менә бүген автобус җибәрәбез дисәк, буш вәгъдә биреп, халык алдында ялганчы булып калабыз, шуның өчен автобус рейслары шушы көннәрдә яңартылачак, дип ышандыра да алмыйбыз. Бәлки бераз соңрак, язга таба моны эшләү җаен табарга тырышырбыз.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев