Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә мөмкинлеге чикле кешеләрне ялгыз калдырмыйлар 

Без проблемаларны гаиләдә, үзебез хәл итәргә тырышабыз, тик кайвакыт киңәшләргә дә бик мохтаҗ вакытлар була.

Бәла кайда саклап торганын белмисең бит ул, кызыбыз Нәзилә ике айлык вакытта юл һәлакәтенә очрадык, билгеле, бу эзсез узмады, балабыз баш мие җәрәхәте алды. Инде аңа 18 яшь тулды. Аллага шөкер, Нәзиләбез быел урта мәктәпне тәмамлады. Рәхмәт, укытучылар аны өйгә килеп укытты.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә апа Талипова белән гел элемтәдә без, ул хәлебезне белешеп тора, җәмгыять бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр белән сөендерә. Инде бер ел кызыбыз җәмгыять яздырган “Сөембикә” журналын укый. Бер җылы сүз, игътибар да күңелгә рәхәтлек, бу тормышта ялгыз түгеллегеңне  аңларга мөмкинлек бирә.

Нәзилә көннәрен газета-журнал укып, компьютер һәм телефон аша дуслары, классташлары белән аралашып уздыра.

Әлегә кадәр район социаль яклау бүлеге аша бирелгән юллама буенча, ел саен, Түбән Кама шәһәрендәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә дәва алдык. Кызыбыз белән больницаларга еш йөрибез, бәхеткә, анда да яхшы кешеләр очрап тора. Безнең кебек физик мөмкинлеге чикле кешеләрне кайгырткан оешмаларга, аларның җитәкчеләренә, иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Әмирдә Авыл көнендә дә кызыбызга бүләк бирделәр.

Гөлнара Шәрифуллина.

Лашман авылы.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X