Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә инвесторлар бәйрәм күчтәнәче таратканнар

Өлкәннәр көне уңаеннан, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты  “БИО АГРО” җәмгыяте исеменнән 124 өлкән яшьтәге кешегә күчтәнәч – азык-төлек пакетлары тараткан.

- Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Түбән Чегодайда, Кече Чегодайда, Казанкада, Чирмешәндә, Кирпеч заводы поселыгында гомер итүче, ялгыз, мохтаҗ, элек эшләгән оешмалары булмаган якташларыбызга иганәче – инвестор ярдәме белән тәм-томнар тутырылган пакетлар өләштек, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Мондый күчтәнәчне Түбән Чегодай авылында яшәүче 82 яшьлек Фатыйма апа Галимовага да китергәннәр.

-Бу көтелмәгән бүләк булды.  Озак еллар эшләп чыккан оешмадан мондый игътибар күргәнем булмады, - ди якташыбыз. – Безнең, өлкәннәрнең, күңелләрен күреп, күчтәнәчләр җибәрүчеләргә  Аллаһының изге рәхмәтләре яусын.

 фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X