Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән урман хуҗалыгы бүләкләр таратты

Өлкәннәр көнендә урман хуҗалыгыннан килеп, быел да безне бүләкләр белән сөендерделәр. Күчтәнәчләр тутырылган пакетка балга кадәр куйганнар элеккеге хезмәттәшләр. Мин 1969 елдан башлап, 30 еллап Светлогорск урман хуҗалыгында "лесовоз" белән урман ташыдым, Якты Тау авылыннан йөреп эшләдем. Бәйрәм көнендә шул еллардагы хезмәтләрне искә алулары, онытмаганнары, бүләкләре өчен, Светлогорск урман хуҗалыгы...

Өлкәннәр көнендә урман хуҗалыгыннан килеп, быел да безне бүләкләр белән сөендерделәр. Күчтәнәчләр тутырылган пакетка балга кадәр куйганнар элеккеге хезмәттәшләр.

Мин 1969 елдан башлап, 30 еллап Светлогорск урман хуҗалыгында "лесовоз" белән урман ташыдым, Якты Тау авылыннан йөреп эшләдем. Бәйрәм көнендә шул еллардагы хезмәтләрне искә алулары, онытмаганнары, бүләкләре өчен, Светлогорск урман хуҗалыгы ветераннары исеменнән урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, җитәкчеләре Рифкать Мотыйгуллинга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәм.

Якты Тау авылы мәдәният йортында эшләүче кызларга да рәхмәт әйтәсе килә. Иске Кади авыл җирлеге ярдәме белән алар авыл картларын бәйрәмдә табын көйләп сыйладылар. Анысына да күңелебез булды.

Безне шулай сөендерүчеләр, барыгыз да исән-сау булыгыз. Гаиләләрегезгә иминлек телибез, кылган игелекләрегез яхшылыклар булып үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Шәһит Әхмәдиев.

Якты Тау авылы.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә федераль эзләтүдә булган Башкортстан кешесе тоткарланган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17482

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бүләкләр таратты урман хуҗалыгы

2
X