Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән табибларына, шәфкать туташларына рәхмәтебез чиксез

Авырый башласак, больницага мөрәҗәгать итәбез яки ашыгыч ярдәм номерын җыябыз. Көнме, төнме, кармы, яңгырмы, алар сырхаулар янына юл ала. "Ашыгыч ярдәм"дә эшләүче персоналга - шәфкать туташларына, табибларга, машина йөртүчеләргә дә хөрмәтем тагын артты, үзем бераз сырхаулагач, диагноз куеп, бик тиз аякка бастырдылар. Рамил Минеголовка, Әнисә Минхәеровага, Лилия Мортазинага, Әнҗе Мотыйгуллинага,...

Авырый башласак, больницага мөрәҗәгать итәбез яки ашыгыч ярдәм номерын җыябыз. Көнме, төнме, кармы, яңгырмы, алар сырхаулар янына юл ала. "Ашыгыч ярдәм"дә эшләүче персоналга - шәфкать туташларына, табибларга, машина йөртүчеләргә дә хөрмәтем тагын артты, үзем бераз сырхаулагач, диагноз куеп, бик тиз аякка бастырдылар. Рамил Минеголовка, Әнисә Минхәеровага, Лилия Мортазинага, Әнҗе Мотыйгуллинага, Татьяна Павловага аеруча зур рәхмәт.

Больницада, гомумән, башка табиблар, шәфкать туташлары да - үз эшләренең осталары. Физкабинет шәфкать туташы Халидә Мәүлетова, мәсәлән, ачык йөзле, тәмле телле. Хәлеңне белешеп тә, ул сине дәвалый сыман. Башка бик күпләргә дә дәгъва белдереп булмый.

Форсаттан файдаланып, атказанган табибыбыз Рамил Рәхимҗан улы Минеголовны якынлашып килүче, март аенда булачак юбилее - 55 яшьлеге белән ихлас тәбрик итәм, саулык, бәхет телим. Сабыр, ипле, чын табиб ул, бик күп бүләкләр иясе. Мин генә түгел, башка якташларыбыз, больница коллективы да аның каршында баш ия, рәхмәтләрен җиткерә.

Гөлшат Фәсхетдинова.

Чирмешән.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined рәхмәтебез чиксез шәфкәть туташларына Чирмешән табибларына