Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үзегезгә кирәкмәсә – китапханәгә китерегез

Үзәк китапханәнең абонемент залында "Китапханәгә бүләк итүчеләр" исемле бүләк ителгән китаплар күргәзмәсе эшли. - Үзләренең шәхси китапханәләрендәге китапларын бүләк итүчеләр аз түгел, - ди китапханәче Маргарита Игнатьева. - Әйтик, Светлана Ганиева, Дмитрий Савельевлар дистәләгән китапларын китапханәгә тапшырды, ә Галина Волынконың 400ләп әдәби китабыннан хәзер башка укучылар да файдалана. Абонемент залында...

Үзәк китапханәнең абонемент залында "Китапханәгә бүләк итүчеләр" исемле бүләк ителгән китаплар күргәзмәсе эшли.


- Үзләренең шәхси китапханәләрендәге китапларын бүләк итүчеләр аз түгел, - ди китапханәче Маргарита Игнатьева. - Әйтик, Светлана Ганиева, Дмитрий Савельевлар дистәләгән китапларын китапханәгә тапшырды, ә Галина Волынконың 400ләп әдәби китабыннан хәзер башка укучылар да файдалана.

Абонемент залында быел 730лап укучы теркәлгән. Бу бүлеккә укучылар 14 яшьтән языла ала. Ә укучыларның күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр.

Китапханә фондында 25 меңнән артыграк китап бар, ул гел баетылып тора. Әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятыннан рус һәм татар телләрендә тагын 35 данә китап кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Китапханәгә бүләк итүчеләр” исемле бүләк ителгән китаплар күргәзмәсе