Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Юка боз хаталарны кичерми

Көзге -кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кеше үлеменә сәбәпче була. Боз кату башлануга республика сулыкларының күбесендә рөхсәтсез ясалган җәяүлеләр кичүләре, сукмаклар барлыкка килә, боз өстенә балыкчылар чыга, алар өстәвенә, авто һәм мототехникадан да файдаланалар. Боз өстеннән чыкканда шикле урыннарны әйләнеп үтәргә кирәк. Бигрәк тә агым көчле,...

Көзге -кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кеше үлеменә сәбәпче була.


Боз кату башлануга республика сулыкларының күбесендә рөхсәтсез ясалган җәяүлеләр кичүләре, сукмаклар барлыкка килә, боз өстенә балыкчылар чыга, алар өстәвенә, авто һәм мототехникадан да файдаланалар.

Боз өстеннән чыкканда шикле урыннарны әйләнеп үтәргә кирәк. Бигрәк тә агым көчле, чишмә чыгучы, куаклар, үләннәр боз өстенә чыгып торучы, чишмә агып төшүче, торак пунктларда сәнәгать предприятиеләреннән җылы сулар агып чыгучы урыннар куркыныч.

Яшелсу төстәге, калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган боз өстеннән йөрергә ярый. Боз аша төркемләп чыкканда 5-6 метр ара калдырып, алдагы иптәшеңә ярдәмгә әзер булып барырга кирәк. Йөкне чанада яки бозга ышкылучы мәйданы күбрәк булган җайланмада күчереп йөрү куркынычсызрак.

Тимераякта шуу өчен ясалган мәйданда боз калынлыгы ким дигәндә 12 сантиметр, ә кеше күп булганда 25 сантиметр булырга тиеш.

Балык тотканда бер тирәдә күп бәке тишү, боз өстендә сикерү, йөгерү, күпләп җыелу шулай ук аянычлы тәмамланырга мөмкин. Һәр балыкчыга коткару чараларын үзе белән йөртү киңәш ителә.

Әгәр дә бәхетсезлек очрагына тарысагыз, мөмкинлек булу белән түбәндәге телефонга шалтыратырга кирәк: 01; ә кесә телефоныннан - 112.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС боз