Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Юбиляр-әби мандолинада да уйный

Чирмешәннән Таисия Миронованы исә, тәмам артист диярсең, әби өздереп мандолинада уйный, үзен туган көне белән котларга килүчеләрне ул җырлап ук озатты. Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә, Таисия Николаевна әнә шундый көр күңелле кеше. Яшүсмер чагында колхозда сыналган, Горькийда торф чыгарган, пенсиягә чыкканчы җыештыручы булып эшләгән. Радио аша котлаганнар Иске Кади...

Чирмешәннән Таисия Миронованы исә, тәмам артист диярсең, әби өздереп мандолинада уйный, үзен туган көне белән котларга килүчеләрне ул җырлап ук озатты.

Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә, Таисия Николаевна әнә шундый көр күңелле кеше. Яшүсмер чагында колхозда сыналган, Горькийда торф чыгарган, пенсиягә чыкканчы җыештыручы булып эшләгән.

Радио аша котлаганнар

Иске Кади авылыннан Әминә әби Минһаҗеваны 90 яшьлеге белән Яр Чаллы шәһәренең "Күңел" радиосы аша тәбрикләгәннәр. Балалары котлауны яздырып, аны әниләренә туган көн табынында тыңлаттылар.

Әминә Галим кызы гомере буе колхозда эшләгән. Алар, ире Касыйм белән 50 ел гомер кичереп, сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген әби улы Равил тәрбиясендә яши. Юбилярның 13 оныгы, 10 оныкчыгы бар.

Әлеге юбиляр әбиләргә, 90 яшьлекләре уңаеннан, Россия Президенты һәм Чирмешән муниципаль район башлыгы исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мандолинада да уйный Юбилярәби