Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җәйнең беренче атнасында нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар фаразларына караганда, 2 һәм 3 июньдә атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Алдагы ике тәүлек эчендә һава температурасы нормадан берничә градуска түбән булачак, диелә республика Гидрометеорология үзәге фаразында.

Синоптиклар фаразларына караганда, 2 һәм 3 июньдә атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы бу көннәрдә төнлә 6-13, ә көндез плюс 15 градустан 21 градуска кадәр булачак.

Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, төнлә явым-төшем булырга мөмкин. Әмма инде көндез үк Татарстанның көнбатыш районнарына җылы фронт якынлаша. Төнлә 7-12 градус, ә көндез 20-25 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Җомга, 5 июньдә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе яңгырлар фаразлый, яшен булуы ихтимал. Төнлә 10-15 градуска кадәр суыта, ә көндез һава 17-22 градуска кадәр җылытыла.

Якынча фаразларга караганда, 6 июньдә яңгыр булуы ихтимал. Төнлә температура 9-14, көндез 15-20 градус булачак, дип яза tatar-today.ru 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X