Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яшь каз ничә йомырканы басып чыгара ала?

Йорт казлары, гадәттә, мартта йомырка сала башлый. Бу вакытта аның ашату рационын көйләргә кирәк. Көннәр язгы якка авышкач, казларга саф һавада йөрү мөмкинлеге бирегез. Алларында өзлексез азык тотарга кирәкми. Юкса, каз симерә башлый һәм йомырканы бөтенләй салмый яки өзлексез салуга күчә.

Әгәр ана казны беренче ел гына алып калгансыз икән, йомырка салу өчен урын көйләп, шунда ияләштерә башларга кирәк. Юкса, ул теләсә кайда йомырка салып, булачак бәбкәгә салкын тидерергә мөмкин.

Каз йомырка салып чыгуга ук, аны өйгә алып кереп, бүлмә температурасында саклыйлар. Әби-бабайлардан калган гадәт буенча, казның йомырка салу тәртибендә, саннар сугып барырга да була. Бу – каз йомырканы күп салган очракта, аның астына соңрак салынганнарын салу өчен кирәк.

Беренче елны каз барлык йомырканы да тигез итеп җылыта алмый. Шуңа күрә аның астына 10 йомырка салу җитә. Тәҗрибәле казлар берьюлы 13 йомыркага кадәр җылытырга сәләтле.

Әгәр казларыгыз йомырканы күп салса, аны кыртлап йөрүче тавыкка бирергә була. Әмма тавык астына 5 йомыркадан да күбрәкне куймагыз.

Каз, бәбкә чыгару өчен, гадәттә, йомыркалар өстендә 20-30 көн утыра. Бәбкәләр бер үк вакытта борын төртмәү сәбәпле, ояда 34 көн утырырга да мөмкин.

https://akcharlak.com

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев